Иң тәмлесе- сөтле чәем, диеп…

Иң тәмлесе- сөтле чәем, диеп,
Яшел яулыгыңны артка чөеп,
Бер кыерчык майлы ипи белән
Тамак ялгый идең. Тәмен белеп!

Бер кыерчык бәхетеңне меңгә бүлеп,
Барчабызны бердәй тигез күреп,
Бер мизгеллек якты гомереңне
Яши белдең! Җирне ямьгә төреп!..

Син изге җан идең! Әбекәем! Тик мин генә
Синең кадереңне белдем микән?!
Әллә бер кәлимә җылы сүзем жәлләп,
Күрешергә вакыт тапмый йөрдем микән?!.

Туган якта бер кич кунак шул мин…
Кабаланып хәлең белеп чыга идем.
» Бер чынаяк чәй дә эчми китәсең!»- дип,
Әрни-әрни син озата чыга идең…

… Бүген табар идем. Сансыз вакытын да!
Кайнар чәең өреп кабар идем!..
… Син генә юк… Ятим тәрәзәңнең
Уты булып үзем янар идем!..

Син генә юк… Соңгы сулышыңда
Сөенечнең иң вагын да күккә чөйдең —
Тамагыңнан тәгам ризык үтмәгәндә:
«Ярый әле чәй кирәген бирдем!»- дидең!..
Син шул үзеңнән дә сабыр идең!

Тамчы сабырың бар җанда! Син генә юк…
Һәм… нигездә кабат утлар янмый…
Сагынудан әрнү тулы күңел —
Синле гомер генә кабатланмый!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт